Сез - фронт юллары аша атлап, тормыш авырлыкларын үз жилкәгездә татыган һәм киләчәк буынга матур тормыш бүләк иткән Жиңү солдаты. Сезгә жан тынычлыгы, корычтай ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә шулай балаларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, матур тыныч тормышта яшәвегезне телибез. Туар көннәрегез шатлыклы булсын, яшәү дәртегез сүнмәсен, күкрәгегездәге орден-медальләрегез тыныч тормыш теләп чыңласын.
Гасим бабай, яшә әле җирдә,
Санамыйча гомер саннарын.
Насыйп булсын безгә бергә-бергә
Каршыларга жиңү таңнарын.