Кама таңнары
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 гыйнвар 2020, 17:42

Бәкегә чумганда хәвефсезлек чаралары турында онытырга ярамый

Республикада бәкеләргә чумарга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Быел моның өчен 83 урын әзерләнгән.

19 гыйнварда православие чиркәве үзенең төп бәйрәмнәренең берсен билгели. Нефтекама шәһәре хакимиятенең рәсми сайты мәгълүматлары буенча быел су керү урыны «Якты күл»дә дә оештырыла. 19 гыйнварда сәгать 14.00дән алып 20 гыйнварда төнге сәгать бергә кадәр шәһәр халкының күлдә оештырылган бәкегә чуму мөмкинлеге була.
Оештыручылар су коенганда хәвефсезлек чараларын үтәргә чакыра.
* Бәкегә бер минуттан да озаккарак чумарга ярамый.
* Бәкегә кадәр аяк киемендә барырга һәм өс киемнәрен акрынлап, салырга киңәш ителә.
* Калын киемнәрне салып, бераз торгач, юкаларын салырга, аннан соң гына купальникта калырга кирәк.
* Җылыны саклау өчен тәнгә майлы крем сөртергә яисә бер калак балык мае эчәргә кирәк.
* Бәкегә чуму сәламәтлеген алдан чыныктырганнар өчен генә файдалы. Озайлы авытулары булганнарга бу аеруча хәвефле. Сак булыгыз!
Читайте нас: