Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 гыйнвар 2020, 23:54

Башкортстан кызына медицина ярдәме кирәк

Балига ял итәргә барган Уфа кызы Анна Прохорованы эчкән килеш мотоцикл йөрткән Франция туристы бәрдергән.

Аңа хәзер югары технологияле медицина ярдәме, берничә операция таләп ителә. Индонезия табиблары аңа ашыгыч бер операция ясаганнар. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров якташ кызыбызны республикага алып кайтып дәвалауда ярдәм итәргә кушты.
Кыз самолетта ятып кына кайта ала. Авиакомпанияләрнең берсендә кызны сак кына алып кайтырга ризалык белдергәннәр.
Радий Хабиров авыр хәлдәге Уфа кызын алып кайтуда Русия консуллыгының да ярдәмен сорап, РФ Чит илләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән.
Аннаның әнисе Виктория Пономарева белдерүенчә, медицина страховкасы булмау сәбәпле, беренче операцияне ясаган өчен гаилә үзе түләгән. Арытаба Балида кызга медицина ярдәме күрсәтелми.
Чыганак: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: