Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 гыйнвар 2020, 01:17

Беренче дәрәҗә дипломына лаек булдылар

АРТ-мәгариф үзәге тарафыннан «VIVO SOLFEGGIO» сольфеджио буенча халыкара олимпиада үткәрелде.

Олимпиада дистанцион үтте һәм анда катнашуга балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре чакырылды.
Олимпиадада Куян балалар сәнгать мәктәбе укучылары Карина Якупова һәм Михаил Минилбаев (укытучылары Эльвира Гуляева) катнашты, һәм алар икесе дә беренче дәрәҗә дипломына лаек булдылар.
Эльвира Гуляева педагогик осталыгы һәм үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен «VIVO SOLFEGGIO» сольфеджио буенча халыкара олимпиаданың оештыру комитетыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Читайте нас: