Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 гыйнвар 2020, 16:30

Хыяллар тормышка аша ул

Районның төрле почмакларында котлаулар белән өч баннер барлыкка килде. Быел республика һәр район халкын шулай котларга булды – сезнең белән безне безгә таныш булган күп балалы гаилә котларга тиеш иде. Бу эш район гәзитләре ярдәмендә башкарылды.

Без Казырбаевлар гаиләсен сайладык, ә район хакимияте безнең идеяне тулысынча хуплады. Баннерлар авыл биләмәләре акчасы исәбенә куелды.
- Бер заман, күптән инде, мин кияүгә чыккан гына идем әле, шәһәрдә бер егет кызын котлаган баннер күрдем, һәм шул чакта, мине дә Рөстәм шулай котласын иде, дип уйладым. Менә бит, хыяллар тормышка аша, мин – баннерда, - дип яза биш бала анасы Раиса Казырбаева Инстаграмдагы битендә.
– Һәм баннерда берүзем генә түгел, ә үземнең зур гаиләм белән. Хыялланыгыз, дуслар, мөмкин булыр кебек тоелмаса да, чыннан да теләгән нәрсәләрегез турында хыялланыгыз, диясем килә. Лаеклы кешеләрнең хыяллары һәрвакыт тормышка аша ул. Көтә белергә генә кирәк. Мин 11 ел көткән кебек.
Баннерлар районның өч авылында урнашкан: аларның берсе район үзәгендә Төзүчеләр урамында, икенчесе – Куян авылында, өченчесе Дүртөйле-Нефтекама юлының Арлан авылы тукталышыннан 100 метрда.
Казырбаевларның ике баласы - Азалия һәм Зарина - мәктәптә укый, өчесе - Арслан, Ралина һәм Рамзан - бәләкәйләр әле. Шушы көннәрдә гаилә күп балалы гаилә таныклыгын алган. Хәзер аларның күп балалы гаилә статусын раслаган һәм төрле ташламаларга хокук биргән рәсми документы бар.
Фирүзә Нигъмәтуллина
Читайте нас: