Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 гыйнвар 2020, 17:35

Карлы яңгыр

Радик ӘхмәтхановКарлы яңгыр, карлы яңгыр яума әле,Сөйгән ярым көтә мине аңла әле.Юлларымда киртә булып тормачы,Әй син, язмыш яңа тозак кормачы.

Чыгам инде,чыгам изге юлга,
Карлар түгел, ташлар яуса да.
Мин барасы шушы озын юлга,
Аркылыга баганалар ауса да.
Юл газабы - гүр газабы диеп,
Сөйгән ярым көтә өзелеп.
Чакырым саен миңа юлдаш булып,
Баганалар тора тезелеп.
Синең күзләр - сөю маяклары,
Якынайтты озын юлларны.
Сагынып кайтып киләм кабат,
Синең миңа сузган кулларны.
Читайте нас: