Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 гыйнвар 2020, 11:23

Озак яшәүнең сере – Гасим бабайда

Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Гасим Гайса улы Гайсинга 95 яшь тулды. Әлеге олы юбилей белән котларга һәм РФ президенты Владимир Путинның котлавын җиткерергә район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радик Гыйльмуллин, район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева, район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Рәзиф Гәрәев составындагы район делегациясе килде.

Гасим Гайсинович Яңа Кабан авылында улы Рәфит һәм килене Рәмилә белән яши. Яхшы шартларда һәм тынычлыкта яшәве, Гасим Гайсиновичның үзенең дә ныклы булуы нәтиҗәсендә, шушы яшендә дә аның хәтере дә яхшы, акылы да дөрес. Аның белән аралашуы нинди кызыклы һәм рәхәт икәнлеге турында авылда төрле риваятьләр йөри. Кунакларны да ул шулай җылы кабул итте – үзенә хас булганча, шаяртып. Котлаулар һәм теләкләрне дә бик чын күңелдән тыңлады.
- Әлеге олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Һәм, әлбәттә, Сезнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларыгыз өчен чиксез рәхмәт белдерәбез, - дип ветеранны котлады Радик Мирзафаилович.
Гасим Гайсинович районда бүгенге көндә исән калган бердәндер Бөек Ватан сугышы ветераны. Әмма олы яшьтә булуына карамастан, әле дә егетләр кебек – биләмәдә үткәрелгән барлык чараларда да актив катнаша, үсеп килүче буын белән аралаша, ә авыл малайлары аның янына ветеранның ничек сугышканы, урындагы колхозда бригадир булып эшләгәне турында сөйләгәнен тыңларга йөри. Ветеранның яшьләрне тәрбияләүдәге зур ролен Лира Рифкатовна да билгеләде.
- Сезне олы юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз, шул исәптән Сез алар өчен түземлек, тормышны яратучанлык һәм кешелеклелек үрнәге булып торган яшь буын исеменнән дә. Ә Сез һәм сезнең буын Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыкларны бәяләп бетергесез, һәм шуның өчен Сезнең алда баш иябез, - диде Лира Рифкатовна, һәм татарча җыр җырлап, ветеранның күңелен тагын да ныграк йомшартып җибәрде.
Гасим Гайсинович үткән елларын искә төшергән, күрәсең, күзләреннән яшьләр чыкты. Ә яшәгән еллар эчендә искә алырдай нәрсәләр күп җыелган…
Яңакабанлылар Гасим Гайсинны ачык, гади һәм олы җанлы кеше дип сөйли. Яңа Кабан авыл биләмәсе башлыгы сүзләре буенча, ул гомере буе шундый булган һәм әле дә шундый - ветеран күп тапкырлар авыл советына мөрәҗәгать иткән, ләкин беркайчан да зарланмаган, тәнкыйтьләмәгән, ә җылы сөйләшү барышында ипле генә киңәшләр биргән һәм проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим иткән. Менә шундый әдәпле кеше ул Гасим бабай.
- Бар нәрсәгә дә җиңел карарга, тормышны, балаларны яратырга кирәк, шул чагында барысы да яхшы була, - дип безгә дә үзенең серен ачты ул.
Лилия Насртдинова.
Читайте нас: