Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 гыйнвар 2020, 13:10

«Ятимнәр почмагы»на да чират җитте

Бүген үземнең Николо-Березовка авылында урамнарны кардан чистарту турындагы мәкаләмне искә төшердем. 1990 ел азагында яисә 1991 ел башында басылган иде бугай.

Мин укып кайтканнан соң, район гәзитендә эшли башлаган гына идем. Ул чагында редакция хәзерге Пенсия фонды бинасының икенче катын биләде. Ни кызык, кышларын хакимият ягыннан карны этеп китереп, безнең бина алдына өяләр иде. Бервакыт биредә «Гималай таулары» хасил булды, һәм безгә шул тау чылбыры өстеннән мүкәйләп тар гына сукмак аша йөрергә туры килде. Шуннан туды да инде теге мәкалә. Мин аны, район үзәгендә ике бертөрле бина бар, алар игезәкләр кебек бер-берсенә охшаш: икесе дә ак, икесе дә ике катлы, икесе дә бер архитектуралы, дип башладым. Редакция күптән түгел генә элекке райком бинасы күчкәнлектән, район халкы кайда нәрсә урнашканлыгын белеп бетерми. Шуңа күрә еш кына редакция коридоры буйлап район хакимияте бүлекләрен эзләп йөриләр. «Аның урынына коммуналчылар моны бик яхшы белә, шуңа да хакимият алдын кардан «ялап», күрше бина алдына өеп котыла», - дип тә төрттереп куйдым.
«Хөрмәтле район халкы, башкача аптырап, эзләнеп йөрмәгез. Кайда чиста – шунда район хакимияте. Кайда кар өеме – шунда редакция», - дип тәмамладым мәкаләмне.
Шул атнада безнең мөхәррир Халисә Исламова район оперативкасыннан кысла кебек кып-кызыл булып чыкты. Матбугатка, урамнарны кардан чистартуга да шундый салкын караш булган өчен үзләре кызарыр урынга, дөреслек өчен мөхәррирне кызартканнар. Аның каравы, шуннан бирле мәйданны тулысынча чистарта башладылар.
Мин район гәзите мөхәррире булган елны, редакция мәйданның икенче ягында урнашкан яңа бинага күчте. Һәм хәл тагын кабатланды. Безнең «ятимнәр почмагы»на беркайчан да трактор-бульдозерларның кереп чыкканы юк иде. Тукталыштан универмагка кадәр юлның уң ягы һәрвакыт карга күмелеп утырды. Шәһәрдән эшкә килүче безнең хезмәткәрләр һәм универмагка килүче николо-березовкалылар гына биредә «кәҗә сукмагы» салды.
Быел беренче кабат шул юлны трактор чистартканлыгын күрдем. Ул гына да түгел, карны машиналарга төяп, авыл читенә чыгардылар. Юл йомырка тәгәрәтерлек булган. Парк та кардан яхшы итеп чистартылган, хәзер анда периметр буйлап йөрергә мөмкин.
Гыйнварда һава торышына караганда, кыш башлана гына әле. Кардан чистарту эшләренең дә башы гына: алга таба ничек барыр. Әмма безгә бүгенге көндә Николо-Березовкада урамнарны кардан чистартуга ничек караулары ошый. Шул караш гел саклансын иде. Авылыбызда башкача «ятимнәр почмаклары» булмасын.
Ирина Вәлиева.
Читайте нас: