Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 гыйнвар 2020, 17:21

Агыйдел укучысы “Лучше всех”та катнашкан

Агыйдел шәһәренең икенче сыйныф укучысы чыгышына бөтен тамашачылар һәм Максим Галкин үзе дә таң калган.

Вадим Төхвәтуллин музыка белән күптән шөгыльләнә икән. Төрле конкурсларда күп тапкырлар чыгыш ясаган инде ул. Ә менә “Лучше всех” кебек зур чарада беренчегә катнашкан. Шуңа күрә анда бөтен гаиләсе – әти-әнисе һәм туганы белән барган.
Вадимның әнисе Гөлназ “Агыйдел утлары” басмасына сөйләвенчә, юл бик җиңел һәм мавыктыргыч булган. Вадим, әлбәттә, дулкынланган, әмма үзен кулга алып, яхшы чыгыш ясаган.
“Мәскәүгә барып кайту гаиләгә зур чыгымнар китермәде. Чөнки шоуда катнашучыларның кунакханәдә яшәве һәм туклануы өчен чараны оештыручылар түли. Бу бик күңелле хәл.
Мондый дәрәҗәле бәйгегә эләгергә тырышучылар күп. Ә Вадимга бәхет елмайды. Аннан тыш, без Мәскәү буенча сәяхәт итеп, шәһәр белән танышып та кайттык. Без анда кабат барырга, башкаланың матур урыннары белән танышырга ниятлибез”, - ди булдыклы егетнең әнисе.
Тиздән без дә бу чыгышны телевизорлардан күрербез һәм шул вакытта Вадим белән якыннанрак танышырбыз.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: