Кама таңнары
+25 °С
Облачно
җәмгыять
25 Января 2020, 08:25

Студентлар көне белән!

25 гыйнвар - студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?

Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем алучыларның һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу. Тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!
Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен!
Читайте нас