Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 гыйнвар 2020, 11:35

Балалар күпләрне ачлыктан саклап калган 125 грамм икмәкне тотып карады

27 гыйнварда Ленинград чолганышын тулысынча өзү көне билгеләнде. Бу датага багышлап районда бик күп чаралар оештырылды.

24 гыйнварда Николо-Березовка мәктәбе укучылары өчен “Тормыш чәчәге” дип исемләнгән батырлык дәресе узды. “Дәресебезне “Тормыш чәчәге” дип атадык – ул танылган мемориаль комплекс һәйкәлләренең берсе. Бу монумент сугыш елларында чолганышта калган Ленинградта һәлак булган балалар истәлегенә корылган. Аны төзүдә олылар белән беррәттән балалар да катнашкан. Һәйкәлнең исеме шуны аңлата – үлем булган җирдә, бернәрсәгә карамастан, яшьлек җиңеп чыккан”, – дип яза николо-березовкалылар социаль челтәрләрдә.
Китапханәләрдә “Чолганыш икмәге” Бөтенрусия акциясе кысаларында чаралар узды. Иске Мошты китапханәсендә китапханәче Рәйсә Солтанова чолганышта калган Ленинград шәһәренең нинди куркыныч көннәр кичерүе, анда яшәүчеләрнең нинди олы кайгыларга дучар булуы, чолганыш икмәгенең (әгәр дә аны камырлы дип атап булса инде) составы турында сөйләгән. Авырлыкларга карамастан, ленинградлылар шәһәрләрен яклый алган.
- Китапханәбез хезмәтләреннән кулланучыларның күңеленә үтеп керә алдым микән, белмим. Кулларына 125 грамм кара икмәк кисәген алгач, алар шул кадәр гаҗәпләнде һәм, тәүлеклек 125 грамм икмәк ни рәвешле кешеләрне ачтан үтерми алып калалды икән дип, аптырады.
Монысы Яңа Кабан авылы китапханәсендә үткән чарадан. Китапханәче Гөлнара Гомәрова һәр балага ленинградлыларның тәүлеклек нормасы хәтле кара икмәк кисеп биргән. Хәтта балалар кулында шул 125 грамм бөтенләй бәләкәй генә булып күренә.
Читайте нас: