Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 гыйнвар 2020, 13:30

Дәваханәдә 45 «миллионер» эшли

Краснокама районында яшәүчеләрне 79 табиб дәвалый. Районда табиблар белән тәэмин ителү дәрәҗәсе 10000 кешегә 29,8 тәшкил итә. Урта персонал белән тәэмин ителгәнлек 10000 кешегә – 55,4.

Дәваханәгә тагын алты табиб кирәк, дәвалау учреждениесе җитәкчелеге быел уку йортларын тәмамлаучыларга исәп тота – алар белән сөйләшүләр алып баралар инде.
«Авыл табибы» республика программасы эшләгән биш елда районга 53 табиб килгән. Алар барысы да тиешле бер миллион сум акчаны алган. Бу чорда сигез табиб эштән киткән, 17се – декрет ялында. Безнең дәваханәдә «миллионер»ларның 45е эшли. 2019 елда программада 10 табиб катнашкан.
Тагын да районда «Авыл фельдшеры» программасында катнашучылар бар. Алары дүртәү. Берсе эштән киткән иде, өчесе ФАПларда эшли.
Алты табиб гаиләсе эштән бирелгән фатирда яши.
Табибларның уртача хезмәт хакы 53592 сум тәшкил иткән, узган елдагыдан бу 7,2%ка күбрәк. Урта медперсонал - 28498 сум (+1,9%), кече персонал 28010 (+4,1%) ала.
Читайте нас: