Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 гыйнвар 2020, 11:40

«Җиңү салюты» район халык иҗаты фестивале үтте

Район артистлары Бөек Ватан сугышы турында композиция күрсәтте. Аның төп герое Яңа Каенлык мәдәният йортының «Энҗе» үрнәкле бию ансамбле җитәкчесе Юнир Шәрифуллин башкаруында Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләйманов булды.

Һәр эпизод җанны өзде. Менә Шәриф Сөләймановны армиягә озаталар. Туганнары һәм сөеклесе белән хушлашу. Сугыш башлану һәм фронтка китү. Солдатлар ял итәргә туктаган… «Яшьлек моңнары» халык вокаль ансамбле (Куян авыл мәдәният йорты), «Кудыронгр» мари халык фольклор ансамбле (Арлан авыл мәдәният йорты), «Березонька» халык вокаль ансамбле, «Тургай» татар халык вокаль ансамбле, «Элегия» халык вокаль ансамбле (үзәк район мәдәният йорты), солист Ринат Салихҗанов башкаруындагы җырлар һәм Яңа Нугай авыл мәдәният йортының «Бәйрәм» үрнәкле бию ансамбле, балалар сәнгать мәктәбенең «Жемчужина» үрнәкле хореография коллективы, үзәк район мәдәният йортының «Фантазия» халык ансамбле башкаруындагы биюләр әһәмиятле вакытка алып кайтты һәм тамашачыларның күңелен яулады.
Концерт программасының сюжеты Бөек Ватан сугышы эпизодларын тергезүдән торды. Җентекләп һәм уйлап төзелгән сценарий тамашачыларны сугышка кадәрге һәм сугыш елларына алып кереп китте. Артистларның килештереп һәм ихластан уйнаулары залда сугыш чоры, тыл һәм фронт атмосферасын тудырды.
Концерт вакытында берничә тапкыр зал аягүрә басты, ә барлык чыгыш ясаучыларны көчле алкышларга күмде. Концерт бик матур килеп чыкты. Һәм биредә катнашучыларның гына түгел, режиссер-куючылар төркеменең дә роле зур.
Читайте нас: