Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 гыйнвар 2020, 13:40

Башкортстанда “Инцидент-менеджмент” системасында 100000нче мөрәҗәгать теркәлгән

“Юбилейлы” зар социаль челтәргә язылган. Аның авторы республика Башлыгы Радий Хәбировның посты астында комментарий калдырган. Ул Уфадагы 158нче гимназия янындагы урамнарны чистартуны сораган.

Коммуналь хезмәтләр әлеге проблеманы тиз арада хәл иткән – хәбәр системага килеп төшү белән урамнарны кардан чистартканнар.
Исегезгә төшерәбез, “Инцидент-менеджмент” – ул социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне күзәтүнең автоматлаштырылган системасы. Башкортстанда ул 2018 елның 15 октябреннән эшли. Иң күп мөрәҗәгатьләр сентябрьдә (9526), июльдә (9243), октябрьдә (7891) һәм августта (7752) теркәлгән.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге “Юллар”, “Төзекләндерү”, “ЖКХ” темалары буенча килгән. Иң күп зарланучылар: Уфа, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама, Сибай шәһәрләре һәм Иглин районында яшәүчеләр.
Эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская аңлатуынча, инцидент проблема хәл ителгәч кенә ябыла, аңа кадәр робот мөрәҗәгатьне күз уңыннан ычкындырмый.
Читайте нас: