Венерны җирләгәндә мин дә бар идем. Ул чакта үзем эшләгән «Красное знамя» шәһәр гәзитенә аның турында тулы бер бит мәкалә яздым. Һәм бүген, 25 елдан соң, нәрсә язган булганмын икән ул чакта, дип кызыксынырга булдым.
«Әлеге ерак һәм билгесез җирдәге сугыш – детектив роман түгел, ә усал чынбарлык. Телевизордан кулларына автомат тоткан солдатлар күренде, хәрби укуларны хәтерләтеп, танклар атышты, гәзит битләрендә Грозный урамында яткан үле гәүдәләр турында язылды… Бәла безне урап узар кебек иде. Ләкин…» - Венерны җирләү турындагы репортажны шулай башлаганмын.
Аннары егетнең үзе турында язганмын. Аңа июльдә 19 гына яшь тулган булган.
- Венер безнең күз алдында үсте. Тиктормас, шук, күңелчәк иде. Ә иң мөһиме – кешелекле. Яхшы укыды, бернинди эштән дә курыкмады, - дип сөйли аның турында ул чактагы мәктәп директоры Зикаф Исламов.
Аның сүзләреннән шулай ук Венерның Сәгыйдә һәм Канәфи Шаһиевларның ике улларының зурысы булуын беләбез. Мәктәпне тәмамлау белән үк Венер Нефтекама машиналар төзү техникумына укырга керә. Укып бетерергә бер ел калгач, аңа армиягә чакыру килә. Ул чакта студентларны да армиягә алалар иде.
Венер танк гаскәрләренә эләгә. Ырымбур янындагы Тоцк шәһәрендә учебка үтә. Һәм танк командиры сыйфатында сержант званиесендә аны Чечняга җибәрәләр.
- Шаһиевның үлүе турында без 30 гыйнварда иртән генә белдек – Уфадан шылтыраттылар. Үзебез беркая да шылтырата алмыйбыз, - дип сөйли хәбәрчегә район хәрби комиссары Ранис Гайнуллин.
Ул хәрби комиссарны мин яхшы хәтерлим: әдәпле кеше иде. Үзе дә Әфган сугышында булган. Һәм бу югалтуның бар тирәнлеген яхшы аңлый иде комиссар. Оборона министрлыгы вәкиле буларак, Венерның туган-тумачасының ачуы да аңа эләкте.
- Нигә алар Чечняга эләкте? Сез бит Башкортстаннан ерак җибәрмәскә сүз биргән идегез, - дип ябыштылар аңа.
Ә Венерның әти-әнисенә карау иң авыры иде. «Без улыбызны армиягә үз аяклары белән җибәрдек. Нигә аны безгә табутта кайтардылар?» - күңеле әрнүдән тешләрен кысып һәм кинәт килеп төшкән кайгыдан иелгән башын улының үле гәүдәсенә салып, Канәфи абый бертуктаусыз шулай кабатлады» - бу цитата тексттан алынды.
Фотохәбәрчебез Руслан Никонов төшергән фото гәзит битендә үзәк урынны алган һәм ана кешенең олы кайгысын төгәл чагылдырган.
Ул чакта мин Чечняга җибәрелгән яисә җибәреләчәк башка егетләрнең дә әти-әниләре белән сөйләшкәнмен икән. Алар балаларыннан хәбәр- хәтер юклыгына борчыла, ник ут эченә җибәрәләр, дип канәгатьсезлек белдерә.
Анда искә алган егетләр, бәхеткә, исән-сау әйләнеп кайтты. Щмма Венердан соң районга Чечнядан тагын берничә табут кайтты. Аннары икенче Чечня кампаниясе булды; үземнең туган-тумача, дус-ишләремнең уллары да сугышның ни икәнен күреп кайтты; ә Чечен Республикасында хәрби хәрәкәттә катнашканнарны халыкта «чеченнар» дип йөртә башладылар. Әмма Венер Шаһиев терроризм белән көрәшүнең кайгылы исемлеген башлап җибәрүче булуы белән истә калды.
Бүген мин, хәзер ул нинди кеше булыр иде микән, дип уйланып утырдым. Инде оныклары туган булыр иде… Ә ул юк. «Гафу ит безне, Венер!» - дип аталган минем мәкаләм. Менә бүген дә мин шул сүзләрне кабатларга телим: гафу ит безне, Венер!