«Соңгы арада ирем белән талашудан башка эш юк. Юктан да тавыш чыга өйдә. Бер сәбәпсез дә дигәндәй бер-беребезгә үпкәләшеп йөрибез. Әллә бер-беребезне аңламый башладык, әллә бер-беребездән ялкып киттек инде», - дип зарлана 30 елга якын кияүдә булган танышларымның берсе. «Бәлки, сезгә без-берегездән бераз ял итеп алырга кирәктер», - дигән булдым үзем бик белдекле кыяфәттә һәм сагаеп калдым: фәлән еллар бергә яшәгән кешеңнән ял итү ничегрәк була икән ул?
Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне гадәттә төрле чорларга бүләләр. Аларны барыбыз да беләбез инде: гашыйк булып йөрү, бер түбә астында яшәргә өйрәнү, власть өчен көрәшү, бала тәрбияләүдәге килешмәүчелекләр һәм башкалар. Төрле чорлардагы авырлыкларны кичерергә ярдәм итүче киңәшләр байтак психологлардан. Шулардан “Ир белән хатынга бер-берсеннән ял итәргә кирәкме?” дигән сорау аерым урын алып тора.
Ир белән хатын асылда гел бергәләр. Кайчакта әнә шул бергәлек ялкытып та җибәрә. Шуңа күрә психологлар гаилә тормышын төрлеләндереп җибәрергә киңәш итә.
Дуслары булмаган кешеләр бу дөньяда бик сирәктер. Дус ул - күпләр өчен сулар һава да, эч-серләреңне тыңлаучы да, күңелеңне күтәрүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да. Ә ир белән хатынның дуслары гадәттә уртак булып китә һәм моның бер начар ягы бар: шыпырт кына бер кешегә генә сөйләгән нәрсәнең иртәме-соңмы ир яисә хатынга барып ирешүе ихтимал. Шуңа күрә синең белән “утка да, суга да керерлек”, “бер алманы бишкә бүләрлек” һәм синең серләреңне үзендә генә тота белгән үз дусларың булу кирәк.
Ялгызың гына калу кайчак бик кирәк ул. Бу бераз мәшәкатьләрне онытып торырга, стресслардан качарга һәм талаш-ызгышларны булдырмаска ярдәм итә.
Турысын әйтик, ир яисә хатын ялгызы гына берәр җиргә ял итәргә китсә, өйдә калучының бөтен уе шул гына: хыянәт итә! Аеруча бу аерым ял итүгә тискәре караучы хатын-кызларга кагыла. Әмма искәрмәләр дә бар. Танышыма аерым ял итү турында уйларга тәкъдим иткәч, аның беренче сүзе шул булды: “Син мине башкача яратмыйсың, миннән качарга телисең диячәк бит ирем”.
Миңа калса, барысы да кешенең үзенә, аның холкына, тормышны ничек кабул итүенә һәм гаилә кыйммәтләренә бәйле. Ире вахта белән эшләүче гаиләне беләм. И-и-и сагынашалар алар бер-берсен, вахтасының бетүен түземсезлек белән көтәләр. Әмма ир кайтып бер атна узуга сагынышулары юкка чыга, бер-берсеннән арыйлар. Бахыр ир пенсиядәге килеш ерак юлга йөреп эшли, кайтырга курка дигәндәй. “Хатын белән гел бергә тынычлап яши алмасак, нишләмәк кирәк, - ди ул, - хәлемнән килгәнчә эшлим әле”.
Айгөл СУХАРНИКОВА, яшьләр эшләре буенча комитет психологы:
- Кризис теләсә кайсы гаиләдә була, ир дә, хатын да, иртәме-соңмы кайчандыр үлеп яраткан кешесенә хисләренең сүрелүен аңлый. Мондый чакларда күңелсезлеккә бирелмәскә тырышырга кирәк. Вакытлыча аерылышып торуның эмоциональ яктан ял итеп алырга ярдәм итүен аңлау мөһим монда. Әгәр дә “свежий” күзлектән карасаң, өстенлекләрен аңласаң һәм шуннан тормыш сабагы алсаң, ир белән хатынның мәнфәгатьләре үзгә булуда, аларның аерым ял итүендә бернинди куркыныч та юк.