Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 февраль 2020, 17:20

АК БУРАННАР

Радик ӘХМӘТХАНОВӘллә кышын тугангамы,Яратам бураннарны.Балачакны хәтерләткән,Шау-шулы урамнарны.

Кышлары да салкын иде,
Матур иде бураннар.
Йөрәкләрдә ялкын иде,
Тар иде киң урамнар.
Кар атышлы уйный идек,
Дөньябызны онытып,
Хәзер йөрим буш урамда,
Шул мәлләрне сагынып.
Әйдә кайтыйк, яшьтәшләрем,
Уятыйк киң урамнарны,
Уйнап-көлеп, шаярышып,
Туздырыйк ак бураннарны.
Читайте нас: