Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 февраль 2020, 12:10

БЕЗНЕҢ ПРОЕКТНЫ РЕСПУБЛИКА ХУПЛАДЫ

Район делегациясе 2020 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсында катнашу өчен заман­ча шәһәр мохитен формалаштыру буенча республика ведом­ствоара комиссиясе алдында Николо-Березовка авылының түбәнге, тарихи өлешен төзекләндерү проектын яклады.

Утырышны БР премьер-министр урынбасары, БР төзелеш һәм то­рак-коммуналь хуҗалык министры В.Беляев алып барды. Биредә ун муниципалитетның конкурста катнашуга заявкалар презента­циясе каралды. Алар арасында безнең күршеләр дә булды – Агый­дел, Яңавыл, Дүртөйле шәһәрләре. Безнең проектны районы Советы секретаре Алексей Горбачев, Николо-Березовка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Марсель Солтанов, «Краснокамстройзаказчик» директоры Александр Брехов, районның тарих һәм туган якны өйрәнү музее экскурсиячесе Елена Степкина яклады.
- Безнең районның презентациясе иң яхшыларның берсе булды. Без башкалар кебек слайдлар күрсәтеп кенә калмадык, ә видеороли­клар әзерләдек, проект һәм аның өстенлекләре турында җентекләп сөйләдек, - ди Алексей Горбачев.
Ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Ольга Сарапулова конкурсның республика этабында җиңүчеләргә видеомөрәҗәгать җибәргән: «Без яңа гына БР башлыгы Радий Хәбировтан чыктык. Ул барысын да хуплады, барысын да мактады, барлык беркетмәләргә дә кул куйды, кушма финанслау суммасы белән килеште. Финиш сызыгына җитәсе генә калды. Без булдырдык!»
Читайте нас: