Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 февраль 2020, 23:58

ФОТОДА КЕМ МИКӘН?

Әлеге фото «Алга» район гәзитенең 1973 елның 12 июлендә чыккан саныннан алынды.

Фотода - «Алга» колхозының Иске Бөртек фермасы савучысы Роза Хөрмәтовна Гыйльманшина. Алдынгы савучы турындагы мәкаләне Р.Хөрмәтуллин язган.
- «Алга» колхозының җәйге лагерьларыннан берсе Агыйделнең иң матур тугаена урнашкан.
Көн саен бирегә автомашина ике тапкыр савымчыларны алып килә, аларның күбесе терлекчелектә күптәннән эшли. Лагерьга алар һәрчак җыр, уен-көлке белән килеп җитәләр. Үзара ярышып, сыерларның югары продуктлылыгына ирешәләр.
Мисалга савымчы Роза Хөрмәтовна Гыйльманшинаны алыйк. Ул фермага моннан биш ел элек килгән. Беренче елларда өлкәннәрдән эшкә өйрәнә, ә хәзер үзе дә тәҗрибәле савымчыларның берсе. Бүген аның группасында 13 сыер. Бу көннәрдә ул һәр сыердан уртача 11-12 килограмм сөт ява, - дип язылган мәкаләдә.
Читайте нас: