Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 февраль 2020, 20:30

КИТАП – ИҢ ЯХШЫ БҮЛӘК

Календарьда шундый дата да бар – Халыкара китап бүләк итү көне. Ул 14 февральдә билгеләнә.

Ел саен шул датага «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез» акциясе үткәрелә.

Аны балаларны укуга җәлеп итү буенча «Укучы үстерәбез» Мәдәният, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре ассо­циациясе үткәрә. Быел ак­ция Русиядә дүртенче тапкыр үтәчәк һәм 10 февральдән 16сына кадәр дәвам итәчәк.

Бәйрәмнең төп идеясе – кешеләрне бер-берсенә яхшы китаплар бүләк итәргә илһамландыру һәм кәгазь китапның актуаль бүләк бу­лып калуын һәм үзенең кыйммәтен югалтма­вын күрсәтү. Моның өчен китапханәләргә, мәктәпләргә, балалар учреждениеләренә китап китерергә кирәк. Ак­ция кысаларында шулай ук конкурслар, викторина­лар, танылган язучылар һәм рәссамнәр белән очрашулар һәм башка чаралар үтәчәк.

Район гәзите редакциясе уку­чыларга үзләренең кемгә һәм нинди китап бүләк итүләре ту­рында сөйләргә тәкъдим итә. Иң кызыклы хикәянең авто­ры үз чиратында редакциядән бүләккә китап алачак. Хат­ларыгызны безнең электрон адреска җибәрегез: [email protected].

Читайте нас: