Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 февраль 2020, 19:30

РАЙОНДА ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ ҮТӘЧӘК

19 февральдә Николо-Березовка авылында «Прикамье-2020: чиксез дөнья» форумы үтәчәк.

Форумның максаты – Краснокама районы яшьләренә, төрле мәдәният вәкилләренә тәҗрибә уртаклашу өчен талантлы яшьләрне ачыклауга, кеше­лек һәм социаль капиталны арттыруга, фикердәшләр табарга юнәлтелгән уни­каль мәйданчык булдыру; форумда кат­нашучылар арасыннан перспективалы социаль-икътисади проектлар төзү һәм аларны тормышка ашыру өчен яхшы ко­манда булдыру.
Форум кысаларында дүрт тематик юнәлеш буенча укулар булачак: во­лонтерлык хәрәкәтенә булышлык итү; яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше, традицион гаилә кыйммәтләрен фор­малаштыру; яшьләр үзидарәсен үстерү; яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү.
Читайте нас: