Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 февраль 2020, 18:30

ТӘҖРИБӘЛЕ КАРАШ

Арлан авылының күп функцияле үзәгендә ур­нашкан фельдшер-аку­шерлык пункты Арлан һәм Можары авыллары халкын хезмәтләндерә. Әмма ул вакытлыча фель­дшерсыз калган – яшь ме­дик армиягә киткән. Бүген аның вазифаларын Яңа Уразай фельдшер-акушер­лык пункты фельдшеры Рима Локманова үти.

- Мин үзем Уразай фельдшер-акушерлык пунктында эшлим. Шулай килеп чыккач, вакытлы­ча бу участокны хезмәтләндерү дә миңа йөкләтелде. Көн аралаш барып йөрим. Яшь чагымда мин монда эшләгән идем инде, шуңа күрә кешеләрнең күбесен беләм, авыл советы да үзебезнеке. Авыр булмас, дип уйлыйм, - дип хәлләрен аңлата Рима Тимер­хановна.
Эшнең күплеге аны кур­кытмый, чөнки 30 ел эчендә төрле шартларда эшләргә туры килгән аңа, тәҗрибәсе зур. Ярдәмчеләре - шәфкать туташы Лилия Хаматчина һәм санитарка Мария Хәтмуллина да ышанычлы кешеләр.
- Үземнең участокта мин берүзем генә эшлим, ярдәмчесез, шуңа күрә барлык мәсьәләләр дә, кар көрәүдән алып идән юуга кадәр, минем өстә. Ә мон­да минем ярдәмчеләрем бар, шуңа күрә үземнең медицина бурычларын гына үтим. Биредә шәфкать туташы да тәҗрибәле, күп нәрсәне үзе эшли, әмма кай­бер процедуралар, мәсәлән, при­вивка ясау, фельдшерга гына рөхсәт ителә. Шуңа күрә андый эшләрне мин участокта булган чакка туры китерәбез. Докумен­тация эшләре дә күп вакытны ала, әмма барысына да өлгерергә тырышабыз, - ди Рима Тимер­хановна.
Тагын да ул әлеге участокта­гы эшләрнең үзенчәлекләрен билгеләде. Яңа Уразай участо­гында күпчелек пенсионерлар яши, ә аларны даими күзәтеп, тикшереп тору таләп ителә. Мәсәлән, кан басымнарын үлчәргә кирәк. Кайберләре белән чын күңелдән сөйләшү дә җитә.
Ә менә Арлан участогында яшәүчеләр төрле яшьтәгеләр, яшьләр дә күп. Шуңа күрә, Рима Тимерхановна әйтүенчә, анда эш үзенә башка кызыклы, «йом­шарырга» ирек бирми – көн саен процедуралар, чакыру буенча өйләргә барырга да, балалар, инвалидлар янына йөрергә дә кирәк.
Без килгән көнне, мәсәлән, мәктәп укучылары при­вивка ясатырга килгән иде. Сәламәтлек торышларын тикшергәннән соң, фельдшер аларга прививка ясады. Шул чакта фельдшер өйгә чакыру алды - Арлан авылында яшәүче өлкән яшьтәге берәүнең хәле на­чарланып киткән.
Бу көнне фельдшер тагын яңа туган баланы карарга барыр­га тиеш иде. Быел Арлан авыл биләмәсендә беренче булып, 16 гыйнварда, кыз бала туган. Бүгенгә өч хатын йөклелек бу­енча исәптә тора. Әмма тагын артыр, дип ышаналар, чөнки Ар­лан һәм Можары авылларында ел саен 9-10 бала туа. Бу авыл­ларда 2018 елда -14, 2019 елда 9 бала туган.
Бер өлешен фельдшер Рима Локманова үз өстенә алган менә шундый мәшәкатьләр белән яши бүген Арлан фельдшер-акушер­лык пункты.
Читайте нас: