Бүген кешеләр онкологик авырулардан бик курка. Бу аңлашыла да, чөнки онкология – йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан кала, үлемгә китерүче авырулар арасында икенче урында тора. Русиядә ел саен 40 меңгә якын ашказаны яман шеше теркәлә. Ел дәвамында 34 меңгә якын кеше әлеге авырудан үлә.
Бүген 2017 елда «Русиянең иң яхшы онкологы» исеменә лаек булган профессор Р.Г.Калановның һәм Республика онкология диспансерының табиб-онкологы, медицина фәннәре кандидаты А.П.Каланованың юан эчәклек һәм күкрәк бизе яман шешләрен кисәтү һәм вакытында ачыклауга багышланган мәкаләләрен тәкъдим итәбез.
Юан эчәклек яман шеше белән Русиядә ел саен - 60 меңнән, ә Башкортстанда 1,5 меңнән артык кеше авырый. Яман шешнең башка төрләре кебек үк, бу авыру 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә хас. Кызганычка каршы, кешеләр соңгы стадияләрдә мөрәҗәгать итә. Яман шешнең иң начар үзлеге - башлангыч стадияләрдә аның симптомнары булмый, кеше сау-сәламәт кебек тоела. Барлыкка килә торган беренче симптомнар - кан килү, эчәклек тыгылу. Болар яман шешнең катлауланган стадиясе инде.
Эчәклек яман шешен кисәтүне беренче чиратта, балачактан ук башларга кирәк. Балаларны төрле гаджетлардан араларга кирәк - бу нурланыш. Икенчедән, баланы нәни чактан ук дөрес ашатырга кирәк. Һичшиксез, яшелчә, җиләк-җимеш бирү мөһим. Мәсәлән, кальций һәм D витамины колоректаль яман шеш куркынычын киметә. Кальций - эремчек, D витамины балык мае йә яңа тотылган балык рәвешендә була ала.
Аз хәрәкәтләнү дә яман шеш үсешенә йогынты ясый. 50 яшьтән өлкәнрәк булган һәр тәртипле кеше фиброколоноскопия (табиб-эндоскопист махсус зонд ярдәмендә юан эчкәлекнең эчке өслегенең халәтен карый һәм бәяли торган медицина процедурасы) ясарга тиеш. Бернинди дә патология булмаса, кеше һәр биш ел саен процедураны кабатлап тору хәерле.
30-40 яшьтән соң кешеләргә хайван майларын һәм аксымнарын ашауны киметергә кирәк, күбрәк чи яшелчә һәм җиләк-җимеш белән туклануга күчү хәерле. Гомумән, кеше яшелчә һәм җиләк-җимешне көненә кимендә 500-800 г ашарга тиеш.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөнья буенча ел саен миллионнан артык күкрәк яман шеше белән авыручылар теркәлә, һәм аларның яртысы диярлек үлә. Русиядә ачыкланган күкрәш яман шеше елына 50 меңгә җитә.
Яман шешкә китерүче төп факторлар: хатын-кызларның җенси гормоннары (эстрогеннар) активлашуы һәм генетик бозылулар, артык тән авырлыгы, психоэмоциональ көчергәнешләр, стресска бирешү, абортлар. Күп тикшеренүләр 5-10 процентта яман шешнең нәселдән килүен ачыкланган. Якын туганнарда әлеге авыруның очравы, 12 яшьтән иртәрәк күрем күрә башлау һәм аның 55 яшьтән соң гына туктавы, авырга узмау яки 35 яшьтән соң гына тәүге тапкыр авырга калу, башка органнарда (аналыкта, аналык күкәйләрендә, төкерек бизләрендә яман шеш килеп чыгу, геннарда кискен үзгәрешләр, нурланыш алу, һөнәри зарарлылык, сөт бизләренең башка авырулары, канцерогеннар тәэсире, түбән физик активлык, алкогольне артык күп куллану, тәмәке тарту, гормональ терапия – болар барысы да күкрәк яман шешен барлыкка китерү куркынычын арттыра.
Башка яман шешләр кебек үк күкрәк яман шешен иртә стадиядә ачыклау бик авыр. Озак вакыт авыру бернинди билгесез үтә. Еш кына алар очраклы рәвештә ачыклана. Озак вакыт сөт бизендә авырту, тыгызлану, күкрәкнең формасы һәм зурлыгы үзгәрүе, шешенүе, имчәк башының суырылуы, канлы яки сары төстәге бүлендекләр, кулны өскә күтәргәч сөт бизендә барлыкка килгән чокыр, култык астындагы, умрау сөяге өстендә яки астындагы лимфа төенчекләренең зураюын сизсәгез, мотлак рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез.
Яман шешне башлангыч стадиясендә дәвалау җиңелрәк. Заманча медицина үсеше яман күкрәк шешен тикшерү һәм дәвалау ысулларын амбулатор шартларда үткәрергә ярдәм итә. Күкрәктәге шешнең нинди булуын ачыклау өчен вакуум ярдәмендә аның җепселе алына. Шулай ук авыру күзәнәкләрне алырга ярдәм итә.
20-35 яшьләрдә хатын-кызлар бернинди дә авыру билгеләрен сизмәсә дә, елына ике тапкыр гинекологка күренергә тиеш. Әмма борчулар булса, УЗИ һәм маммография ярдәмендә тикшерү таләп ителә. Әгәр күкрәктә каты төерләр барлыкка килә икән, тизрәк табибка күренергә, тулы тикшерү үтәргә кирәк. Моннан тыш, хатын-кыз күкрәкләрен һәрвакыт тикшереп торырга тиеш. Көзге алдына басып, бармаклар ярдәмендә баскылап карап, андагы катынкылыкны, сөт бизләреннән чыккан сыекчаны тикшерү зарур. Ниндидер шикле билгеләр булса, тиз арада табибка барырга киңәш ителә.
45-50 яшьтән башлап даими рәвештә табибка күренеп торырга, кирәкле тикшеренүләрне узарга кирәк.
Ир-егетләргә елына бер тапкыр булса да ПСА (простата-специфический анализ)га кан анализы бирергә киңәш ителә.
Хатын-кызлар маммография узарга, аналык муенсасында рак булу-булмауны ачыклау өчен цитология анализы тапшырырга, ягъни вакытында диспансеризация узарга тиеш.
Һәркем елга бер тапкыр эчке органнарга ультразвук тикшеренүе, флюорография, 2-3 елга бер тапкыр гастроскопия, 3-5 елга бер тапкыр колоноскопия узарга тиешлеге хакында онытмасын иде.