Кунак кызы авыл уртасындагы түгәрәк күлдән үрелеп чиләкләренә су алды да, көянтәсен иңнәренә салып, салмак кына урамга атлады. Нәсим: “Кемгә тукталыр икән?» – дип аның артыннан күзәтә китте.
Сылукай Кәнифә инәйләргә кереп киткәч, азрак күңеле төште Нәсимнең. Буйга озын, төскә-биткә дә ир-егетләрчә матур егет үзен әтиле-әниле балалардан ким күрә иде. Үзенең әтисе сугыштан кайтып өч кенә ел яшәгән шул. Шул арада мәхәббәт җимеше булып Нәсим туган. Әтисен исләми дә ул, сугыштан соң авыр дөнья йөген бер үзе тарткан әнисе дә чирләде. Нәсим үсеп, бер аз кул арасына керә башлагач кына тормышлары яхшырды.
Икенче көнне дә саклап торды Нәсим сылукайны. Сүз катып карады, әллә аңламады, әллә аңлап та сиздермәде кыз. «Саумысыз»дан башка бер сүз әйтмәде.
Нәсимнең мәхәббәте көннән-көн ныгыды. Хәлимә яшәгән авылга, әтисенең туганнарына кунакка барып, кызны кичке уеннан соң озата да килде. Егет мәхәббәтенә исереп йөргән арада бер ел үтеп тә китте. Тик ишле бала арасында олы кыз булып, эштән башка бернәрсә белмәгән Хәлимә генә аның мәхәббәтен аңламады.
Нәсимгә армиягә китәргә повестка килгәндә, Хәлимә унынчы класста укый иде. Әнисе ялгыз булгач, теләсә, хәрби хезмәткә бармый да калыр иде Нәсим, тик Хәлимә әле яшь бит, мин кайтканчы үсә торыр дип, ризалашты. Хатлар язып карады егет, әмма сабыр кыз җавап язмады. «Көтәрсеңме? » – дигәнгә дә матур кара күзләрен тутырып карап кына куйган иде.
Ике ел үтте дә китте. Ул кайтуга Хәлимә техникумда укый, ә аның атасы фажигале рәвештә вафат булган иде. Кайту белән аның кулын сорады Нәсим.
Ишле бала белән ялгыз торып калган әнисендә әллә алар кайгысы булмады, әллә Нәсимне ошатмады, ул да берни әйтмәде. Читтән торып укуга күчкәч, Хәлимә эшкә урнашты.
- Энеләреңне үстерергә ярдәм итәрмен, әйдә кавышыйк, - дип, тагын сүз башлап карады Нәсим, ләкин Хәлимә өзеп кенә җавап бирмәде.
Башын кайда куярга белмәгән Нәсим, җавапсыз мәхәббәтенә үч итеп, шахтага эшкә чыгып китте. Ике ел эшләп, дөньяның ачысын-төчесен аңлап, туган ягына кайтканда, Хәлимә кияүгә чыккан, беренче баласына йөкле иде.
Нәсим икенче көнне үк авыл бригадиры кызына яучы җибәрде. Анысы бер сүзсез риза булды. Никах укытып, яши башладылар. Бер-бер артлы балалары туды. Ул вакытта себергә эшкә чыгып китү бар иде, икенче бәпечләре тугач, алар да язмышларын сынап карарга уйлады. Хатыны ашханәгә эшкә урнашты. Икесе дә эшләгәч, бервакытта да акчага да, ризыкка да интекмәделәр. Нәсим хатынын Хәлимәне яраткан кебек өзелеп ярата алмаса да, берни сиздермәде, балаларына яхшы әти булды.
Ә Хәлимәнең бәхете булмады. Ире күрше районнан иде. Телгә оста, гармун тартып җырлап йөрергә яраткан ир-егет яшьтән үк аракыны үз итте. Дөнья көтү, балаларны карау – барысы да Хәлимә өстендә булды. Иренең эчүе аркасында урыннан-урынга күчеп йөреп, бер бәләкәй генә шәһәрдә яшәп калдылар. Илдә үзгәртеп корулар барган чорда интегүләрен Хәлимә үзе дә, Ходай Тәгалә генә беләдер. Шул вакытта беренче мәртәбә Нәсимне исенә төшерде ул.
- Әллә аның рәнҗеше төштеме миңа? Ничек болай килеп чыкты соң? Югыйсә, ошата идем бит мин аны, ялындырасым килдеме, әллә... «Язмыш маңгайга язылган” дигән сүзләр дөресме дип, такмаклый-такмаклый елады ул.
Еллар үтә торды. Балалары да үсеп, таралыша башладылар. Әтиләрен дә айнытып, шәхси эшләрен дә ачарга уйлап, үзләре белән алып чыгып киттеләр. Акылга утырган Хәлимә генә дөньясын ташлап, аның артыннан кузгалмады, ире ике арада йөри торды. Берничә ел үткәч, кешеләр: «Ирең икенче хатын белән яши”, - дисәләр дә, җаны бизгән Хәлимәнең исе китмәде, дөньясын көтеп, калган балаларын үстерде.
Иренең эше бармады, бөтенләй кайтмас булды, киредән эчә башлады, ә инде улы фажигага эләккәч, Хәлимә якты дөньяда яшәү ямен югалтты, кайгыга батты.
Шул көннәрдә кулына лалә чәчәкләре һәм күчтәнәч тоткан Нәсим Хәлимәнең ишеген шакыды. Ничә еллар күрмәгән, инде чәчләренә чал кунган ирне килеп керү белән үк таныды Хәлимә. Үзе дә сизмәстән, әнисе кочагына сыенган сабый кебек, башын аның күкрәгенә салып, үкси-үкси елай башлады.
Чәчәкнең урынлы түгеллеген аңлаган Нәсим, икенче кулы белән сөйгәненең иңнәрен сыйпый-сыйпый:
- Кайгыңны ишетеп, хәл белергә килдем, ачуланма, яме, - дип, үзе дә сизмәстән, бер сүзне берничә тапкыр кабатлады.