Хәзер беренче баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгән өчен айлык пособиенең минималь күләме – 3882 сум 14 тиен; икенче һәм аннан соңгы балалар өчен – 7764 сум 27 тиен.
Бала тугач ата-анага бер тапкыр бирелә торган пособие – 20 704 сум 74 тиен.
Йөклелекнең беренче айларында табибка исәпкә баскан хатын-кызларга түләнгән пособие 776 сум 42 тиенгә кадәр артты.
Җирләү өчен пособие да индексацияләнде – 7043 сум 59 тиен.