Башкортстанда балигъ булмаганнарга снюслар, вейптар, тарту катнашмалары саткан өчен штраф гражданнар өчен – 3-4 мең, вазифалы кешеләр өчен – 30-40 мең, юридик шәхесләр өчен 150-200 мең сум була. Законны кабаттан бозган очракта гражданнар өчен – 4-5 мең, вазифалы кешеләр өчен – 40-50 мең, юридик шәхесләр өчен 200-250 мең сум.