Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 февраль 2020, 18:35

ХЕЗМӘТЛӘРЕН КИҢӘЙТӘ

Безнең районның күп функцияле үзәге 2019 елда халыкка 23 мең хезмәт күрсәткән. Бу былтыргыга караганда бер меңгә әзрәк.

Үзәк җитәкчесе Светлана Вәсфиева моны кешеләрнең күбесе цифрлы технологияләрне үзләштерүләре һәм хезмәтләрне «Дәүләт хезмәтләре» порта­лы аша алулары белән аңлата. Белгечләр үзләре дә клиентла­рына бу эштә ярдәм итә – залда порталга керү мөмкинлеге бул­ган компьютер тора.
Былтыр көз күп функция­ле үзәкне ремонтладылар, һәм ул «Минем документларым» системасының бар атрибутла­рын да алды. Электрон чират барлыкка килде, залда дәүләт пошлинасын түләр өчен бан­комат урнаштырылган. Биредә хәзер уңайлы һәм матур. Ә әлеге хезмәтнең өстенлекләрен район халкы күптән бәяләгәндер инде, мөгаен, күп функцияле үзәк аша документларны алу тизрәк тә, җиңелрәк тә.
Биредә белгечләр 200дән ар­тык төр хезмәт күрсәтә. Иң күп сорау белән кулланылганы – Рос­реестр хезмәтләре: сатып алу, сату, алыштыру һәм күчемсез милек белән башка гамәлләр. Барлык документларның 37,6%ы шуларга туры килә.
Күп функцияле үзәкнең нәтиҗәле эшләвенең күрсәткече булып көтү вакыты тора. 2018 елда көтү вакыты 8,5 минут бул­са, быел ул - 3,17 минут.
Читайте нас: