Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 февраль 2020, 14:15

КУЯН АВЫЛ БИЛӘМӘСЕНДӘ СУҮТКӘРГЕЧ ТӨЗИЛӘР

Бу айларда Куян авылының икенче микрорайонында һәм Редькино авылы урамнарында авыр техника эшли – биредә суүткәргеч төзелешен башлап җибәргәннәр. Куянда иске торбаларны яңасына алыштырсалар, Редькино авылында үзәкләштергән суүткәргеч беренче тапкыр сафка керәчәк.

Су кертү буенча эшләрне «Уфимская газовая компания» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкара. Бу оешма Яңа Каенлык авылында суүткәргеч төзүдә үзен яхшы яктан гына күрсәткән һәм монда да, Куян авыл биләмәсе башлыгы Валерий Сазыкин әйтүенчә, эшләр көйле бара.
Без килгәндә төзүчеләр бригадасы күпфатирлы йортларның берсе янында эшли иде. Әйткәндәй, монда үзәкләштерелгән суүткәргеч торбалары 30 елга якын элек салынган булган, ягъни техник үлчәмнәр буенча аларның «срогы чыгарга» тиеш түгел әле. Әмма торбаларның гел су «бәрдерүе» аларның тутыгуын һәм алыштырырга кирәклеген күрсәткән.
- Безнең оешма суүткәргечне ике технология– горизонталь һәм авыш бораулау буенча төзи. Әле горизонталь бораулау һәм диаметры 110 мм булган торбаларны сузар өчен җайланма әзерлибез. Бу заманча, әмма катлаулы технология җирне, утыртылган әйберләрне, койма һәм юлларны бозмыйча гына эшләргә мөмкинлек бирә. Барысы да компактлы урнашкан, участоклары тәрбияле һәм юллары төзек булган Куян авылында күләмле эшләр алып барыр өчен бу ысул иң яхшысы, - дип аңлата подрядчы оешманың җитештерү участогы мастеры Илфак Галиуллин.
Төзүчеләр бораулау эшләрен 30 градус суыкта да башкара ала, ә быел бер метрлап кына туңган җир бер авырлык та тудырмый. Шунлыктан Куянда 650 метр суүткәргечне яңарту ике төрле ысул белән дә тиз бара.
Редькино авылында да суүткәргеч төзелеше көйле генә бара. Дөрес, биредә эшләрнең күп өлешен авыш бораулау ысулы белән башкару мөмкинлеге бар, ә горизонталь бораулау ысулы үзен гомум 1 километр 200 метр тәшкил иткән участокларда аклаган. Дүртөйле-Нефтекама юлы белән кисешкән урын да шул катлаулы участокларга карый, трассага зыян салмый гына юл астыннан горизонталь бораулау ясар өчен биредә рөхсәт бирүче документларны алганнар инде. Эшләрне шушы көннәрдә башкарырга тиешләр.
Читайте нас: