Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 февраль 2020, 12:06

КОТЛАУ

Яңа Бөртек авылында гомер итүче кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, картәтиебез Данис Фәнис улы ЯЛАЛЕТДИНОВны күркәм юбилее белән котлыйбыз!

Кадерлебез, сиңа алдагы гомер юлларыңны да шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын.
Бүген синең юбилеең,
Алтмыш яшең - Ходай бүләге.
Син - салучы шушы йорт нигезен,
Минем өчен тормыш терәге.
Балаларың буй житкергән,
Оныкларың тирәңдә.
Яннарыңнан да китмиләр
«Яратабыз» - диләр дә…
Әйтерсең, бүген әле син
Башлыйсың яши генә.
Керәсең атлап бары тик
Картлыкның яшьлегенә.
Менә шулай тыйнак кына,
Кызыкмый артыгына,
Җитәрсең Аллаһ боерса,
Картлыкның картлыгына.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
Читайте нас: