Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 февраль 2020, 14:25

КРАСНОКАМАЛЫЛАР ЯҢАВЫЛДА ЧЫГЫШ ЯСАДЫ

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү салюты» Бөтенрусия халык иҗаты фестива­ле кысаларында үткән «Җиңү салюты» респу­блика марафоны символларын – Мәңгелек ут капсуласын һәм штандартын – яңавыллылар Кыйгы районына тапшырды.

Халык иҗаты фестивале үткән ел азагында старт алды. Шуннан бирле аның символлары районнан районга тапшырылып килә. Мәңгелек ут капсуласын һәм Хәрби байрак формасындагы штандартны яңавыллыларга стәрлетамаклылар тапшырды. Фестиваль символлары Яңавыл районында шимбәгә, 1 февральгә, кадәр булды.
Яңавыл шәһәре мәдәният йортында республиканың төньяк төбәгендәге иҗади коллективларның «Җиңү салюты» фестивале старт алды. Яңавылга 7 рай­оннан иҗади коллективлар килде. Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләре, Калтасы, Илеш, Дүртөйле һәм Тәтешле районнары белән беррәттән, краснокама­лылар да чыгыш ясады. Иҗади коллективлар һәм солистлар краснокамалы Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләймәновның биографиясенә нигезләнгән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте.
Безнең район шулай ук «Мәңгелек халык хәтерендә» күргәзмәсен тәкъдим итте. Күргәзмәдә Краснокама рай­оныннан Бөек Ватан сугышына киткән ветераннарның фотосурәтләре, илебез хөкүмәтеннән бирелгән Рәхмәт хатлары, сугыш хатлары, рәссам-баталистларның кар­тиналары, шәхси әйберләр – район музее фондларын­да сакланган бар нәрсә тәкъдим ителде.
Читайте нас: