Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 февраль 2020, 13:30

ТУГАН КӨН КОТЛАВЫ

Яңа Бөртек авылында яшәүче, кадерле җиңгәбез Зәбирә Шарифҗан кызы ГАНИЕВАны чын йөрәктән күркәм юбилее белән котлыйбыз!

Зәбирә апа – безнең өчен иң кадерле, хөрмәтле кешебез ул! Зәбирә апабызның зур терәген тоеп, Әзһәр абыебыз да, Аллага шөкер, рәхәт тормышта яши. Бүгенге көндә алар матур итеп дөнья көтәләр, иман юлына бастылар, Ходайга табынып, намаз укып, мәчеткә йөриләр.
Зәбирә апа, йортың иркен, гаиләң тату, хәләл җефетең яныңда. Сиңа шушы бәхетеңне саклап, исән-сау булып, абыебыз белән бәхетле картлыкта яшәргә язсын.
Тормышыңның иң ямьле чагы,
Алтмыш биш яшь – ул аз әле.
Алда әле – күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле!
Саузбаш авылында яшәүче туганнарың Эльза, Илдус, Алсу, Мәрьям.
Читайте нас: