Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 февраль 2020, 16:45

ТУГАННАРЫДАЙ КӨТӘЛӘР

Яңа Каенлыктагы өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны социаль хезмәтләндерү бүлегендә тәрбияләнүчеләр волонтерларның һәр килүен сагынып көтә.

Нефтекамадагы «Ангел подорожник» хәйрия фондының ирекмәннәре килгән саен барысын да сөендерергә тырыша. Алар җырлата да, төрледән-төрле кул эшләренә дә өйрәтә. Сәйләннән мозаика тезүме, фото яисә открыткалар өчен кысалар әзерләүме – барысы да күңел җылысы белән башкарыла.

«Әлбәттә, волонтерлар үзләре белән күчтәнәчләр дә алып килә. Социаль хезмәтләр алучылар волонтерларның килүенә сөенеп туялмый. Бик рәхмәтле алар үзләренең тормышын бизәүчеләргә», - дип яза безгә бүлек мөдире Ирина Маньянова.
Читайте нас: