Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 февраль 2020, 15:30

ДӨРЕС ТУКЛАНУ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР

Краснокама районындагы “Гаилә” хезмәтендәге гаилә клубында катнашучылар чираттагы очрашуга җыелды.

Табиб-педиатр Әлфия Бәхтегәрәева үз чыгышын дөрес тукланудан башлады. Ул әти-әниләргә балаларның көндәлек туклануына нинди ризыклар керергә тиешлеген аңлатты, чыныктыру процедураларының файдасы турында сөйләде.
Теманы аннары психолог дәвам итте. Ул балаларга һәм әти-әниләргә авыру кешене гәүдәләндерергә, авырган чактагы хисләр турында сөйләргә кушты. Аннары кәефне күтәрүче алымнарга өйрәтте һәм шуларны көндәлек тормышта кулланырга чакырды.
Читайте нас: