Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 февраль 2020, 14:05

ЕЛЫНА 0,1% БЕЛӘН АВЫЛ ИПОТЕКАСЫН БИРӘ БАШЛЫЙЛАР

Русиядә 2020 елдан авыл ипотекасы эшли башлады. Ул елына 3% белән ташламалы кредит алырга мөмкинлек бирә. Башкортстанда ташламалы ипотека елына 0,1% белән бирелә башлый.

«Программада 16 банк катнашырга әзер. Төп ставканы федераль бюджет яба, ә республика калган өлешөн 0,1%ка кадәр ябарга тиеш», — дип билгеләде республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов. Авыл ипотекасының төп максаты – авыл биләмәләрендә яшәгән халыкның торак шартларын яхшырту.
Авыл ипотекасының төп һәм бердәнбер шарты кредитны максатлы тәгаенләнүгә кайтып кала. Уны авыл җирендә әзер торак, йорт салу өчен җир участогы, төзелеп бетмәгән өй, төзелә башлаган йортта фатир сатып алу өчен тотынырга була.
Кредитның максималь суммасы — 3 миллион сум. Программада катнашу өчен 10% ким булмаган взнос кертергә кирәк. Русия гражданнарына авыл ипотекасы бер тапкыр гына бирелә. Аны 25 елга кадәр алырга мөмкин.
Чыганак: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: