Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 февраль 2020, 20:15

ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ – АВЫЛНЫҢ ТӨП УРАМНАРЫ

Район үзәген кардан чистарту белән быел «Партнер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә. Кар яуганда аның эшчеләре көн саен иртүк чыга һәм кичкә кадәр эшли.

Юлларны кардан чистартуда грейдер, ике Беларус тракторы, өч КАМАЗ, ике төягеч эшлиләр, Краснокама Юл ремонт-төзелеш идарәсеннән ике трактор булышалар. Төп эшләр Төзүчеләр, Карл Маркс, Юл һәм Ленин урамнарында алып барыла, чөнки социаль әһәмиятле объектлар шул урамнарда урнашкан һәм авылның төп юллары шулардан уза. Урамнардан карны чыгару да оештырылган.
Балалар каршылыксыз балалар бакчасына һәм мәктәпкә бара, кешеләр дәваханә һәм башка оешмаларга килә алсын өчен бу урамнардагы тротуарлар да чистартыла. Авылда саф һавада йөрү өчен киң таралган урын - Җиңү паркындагы сукмак та читтә калмый.
Тулаем алганда, «Партнер» җәмгыяте 35 километр юлны чистарта, ә кар күп яуганда төп участоклардан көненә берничә тапкыр узарга туры килә. Шуннан чыгып юл эшчеләренең эше тәүлек әйләнәсенә бара диярлек.
Әйткәндәй, кар күп яву сәбәпле, районда 4нче февральдән алып һәм алга таба көннәрдә өмәләр үткәрү оештырыла.
Территорияләрне кардан чистартканда йорт түбәләреннән карны төшерүгә, юлларга реагентлар (кош-тоз катнашмасы) сибүгә, ихаталарны тазартуга, социаль әһәмиятле объектларга илтүче юлларга сукмак салуга аерым игътибар бирелә. Ә инде юл эшчеләре халыкны игътибарлырак булырга чакыра, махсус техника һәм коммуналь хезмәт эшчеләре эш иткәндә килеп туган уңайсызлыкларны аңлауларын сорый. Лилия Насртдинова.
Читайте нас: