Китапханәче Рәйсә Солтанова әңгәмә барышында наркотик сатучылар тараткан уйдырмаларны фашлады. Ә алар теләсә кемне ялгыштырырлык: янәсе «бер тапкыр татып караганнан бернәрсә дә булмый», «ошамаса ташлый алам», «җилем иснәү, таблетка йоту - шаянлык кына ул һәм аларның наркоманиягә катышы юк».