Аккош күленә тагын килдем әле,
Изге кошлар әле дә китмәгән,
Гомеребезнең иң сөяр мәле,
Кайнар сөю әле дә үтмәгән.
Нигә ялгыз, үзең генә, диеп,
Каршы алды парлы аккошлар,
Син үзең дә яшисең бит сөеп,
Бергә булсак, үтәр сагышлар.
Сөйгәнемне алып кайтың, диеп,
Озаттым мин изге кошларны,
Ялгызым гел шулай янып-көеп,
Үткәрермен инде кышларны.