Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 февраль 2020, 13:35

УФА – НИКОЛО-БЕРЕЗОВКА АВТОБУСЫ НИЧЕК ЙӨРИ?

Төбәк башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, Башкортстанда барлык район үзәкләренә дә автобуслар йөри.

«Башавтотранс» 418 яңа автобус алды. Күптән түгел тагын Уфа – Николо-Берёзовка, Уфа – Аскар, Уфа – Иске Собханкол кебек яңа юнәлешләр ачылды.
Уфа – Николо-Березовка автобусы Көньяк автовокзалдан көн саен сәгать 17:20дә чыга һәм Николо-Березовкага 21:40 сәгатьтә килеп җитә. Юлда барлыгы 4 сәгать 20 минут була. Әлеге вакытта автобус көн дә шундый график буенча йөри, әмма Уфа автобусының Көньяк автовокзал – Николо-Березовка маршруты буенча йөрү графигы үзгәрергә дә мөмкин. Моны автовокзалның белешмә хезмәтенә түбәндәге телефоннар буенча шылтыратып белергә мөмкин:
Уфа шәһәренең Көньяк автовокзалы 8 (347) 223-06-01 (г. Уфа, ул. Зорге 13), 8 (347) 262-66-62, «Кайнар линия» 8 800 222-23-47.
Читайте нас: