Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 февраль 2020, 12:10

КИРТӘЛӘР ЮК АҢА

Яңа Нугайдан Камилла Разетдинова турында гәзиттә язган бар иде. Яңа Нугай мәктәбендә укыганда ул төрле конкурсларда җиңүе белән танылды. Мәсәлән, 2017 елның августында 10нчы сыйныф укучысы Камилла Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «DUBAI EAST VISION» халыкара конкурсында «Эстрада вокалы» номинациясендә 1нче дәрәҗә, «Халык вокалы» номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат булды. Хәзер инде якташыбыз Кытай Халык Республикасының Далянь политехник университетында белем ала. Камилла канкулларга кайтты һәм без аның белән күрешеп сөйләштек.

Грант ота һәм укырга китә
- Камилла, Кытайга ничек эләгүең турында сөйлә әле?
- Мин КНР Хөкүмәтеннән аларның университетында укырга грант оттым. Интернетта грант уйнатылуы турында белдерү күрдем дә заявка җибәрдем. Конкурс өч этаптан торды. Беренче этапта инглиз теленнән имтихан бирергә кирәк иде, мин 90 балл җыйдым. Икенче этапта ярты елга билгеләрем, олимпида һәм конкурслардан грамота һәм дипломнарымны җибәрдем. Өченче этапта университет профессоры белән инглиз телендә әңгәмәләштем.
- Нәрсә турында сорашты ул?
- Минем иң яхшы сыйфатларым турында сорады. Ни өчен Кытайда укырга теләвем турында кызыксынды. Кытайда уку зур мөмкинлекләр бирә, чөнки мин сайлаган эшчәнлек тармагы дипломатия һәм халыкара сәүдә белән бәйләнгән, ә Кытай дөнья базарында беренче урынны алып тора, дип җавапладым.
- Русиядән синең белән бергә ничә керде укырга керде?
- Якынча 15 кеше. Бер кыз Уфадан, башкалар – Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Камчатка һәм башка яклардан. Кемдер бакалавриатка, кемдер магистратурага. Грантның беренче шарты – бакалавриатны кытай телендә генә алу. Шуңа күрә чит илләрдән килгән студентлар кытай телен өйрәнү буенче еллык курс үтә. Безне инглиз телендә укыталар.
- Шуннан, инглиз һәм кытай телләре сиңа ничегрәк инде?
- Бик ошыйлар миңа. Инглиз телен мин 10нчы сыйныфтан тирәнтен өйрәндем, 11нчедән соң аның буечна БДИ тапшырдым һәм 89 балл җыйдым. Кытай теленә килгәндә, катлаулырак, әлбәттә, әмма мин инде җирле халык белән иркен сөйләшә алам. Шулай ук кытай телендә яза һәм укый беләм. Ноябрьдә кытай телен белүгә конкурста катнаштым һәм өченче урын алдым. Грамота, бүләкләр бирделәр.
- Синем белән кайсы ил студентлары укый?
- Көньяк Корея, Һиндстан, Германия һәм Канададан барлар. Бер еллык курсларны тәмамлагач, без кытай телен белүебез турында сертификат алдык. Аннары дүрт ел бакалавриатта укыячакбыз. Беренче, телне өйрәнгән, елда стипендия түләмиләр, бакалавриатта аена 15000 сумнан алып түләячәкләр. Яхшырак укыган саен стипендия арта. 25000 сум да алырга мөмкин.
Студентка эшләргә ярамый
- Укыган чагында студенлар эшкә урнаша аламы?
- Юк, Кытайда студентларга эшләү тыела. Кытайга килгәч безгә бу хакта кат-кат әйттеләр. Законсыз эшләүче студентны тоталар икән, аны илдән чыгарып җибәрәләр. Монда законнарны төгәл үтәргә кирәк, аеруча читтән килгәннәргә.
- Укыган өчен түлисеңме?
- Минем уку түләүсез, яшәгән өчен дә түләмим. Кытайдагы уку кампуслары зурлыклары һәм уңайлы инфраструктурасы белән таң калдыра. Бездә Русиядә уку йорты шәһәрнең башында, ә тулай торагы икенче башында булырга мөмкин, ә Кытайда студентларның үз шәһәрчеге – кампуслар - бар. Кампус территориясендә укыр һәм яшәр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Әйткәндәй, кампуска читләр керә алмый. Территория саклана, анда студент билетлары буенча укучылар һәм укытучылар гына керә ала.
- Үзеңне изоляциядәге кебек хис итмисеңме соң?
- Юк. Кампус зурлыгы буенча Николо-Березовка авылы кебегрәк, бераз гына бәләкәйрәк. Аннары без шәһәргә чыгып йөрибез. Монда бернәрсәдән курыкмыйча рәхәтләнеп йөрергә мөмкин. Даляньда җинаятьчелек юк бөтенләй.
Халкы игелекле, әйберләре арзан
- Далянь шәһәре нәрсәсе белән үзенчәлекле?
- Ул Кытайның руслар тарафыннан төзелгән һәм башта Дальний исемен йөрткән танылган курортларының берсе. Шәһәрне көнчыгыштан – Сары диңгез, көнбатыштан Бохай диңгезе әйләндереп алган. Шәһәр зур гына. Монда 8 миллион кеше яши. Тыныч, җыйнак һәм матур шәһәр. Даляньга килүче һәр туристны ике әйбер гаҗәпләндерә: яшеллек һәм күпсанлы мәйданнар. Шәһәрдә барысы 31 мәйдан бар. Шәһәр янындагыларын да кушсак 50ләп чыга. Сәяхәтчеләр бирегә әйберләр сатып алырга килә. Һәр урамда югары сыйфатлы кием, аяк киеме һәм аксессуарлар сатучы сәүдә үзәге яисә базар бар. Мин өйгә сыйфатлы һәм арзан бик күп әйберләр алып кайттым.
- Кытайда ошыймы сиңа?
- Бик нык ошый. Укырга да кызыклы миңа. Анда кешеләр изгелекле һәм ярдәмчелләр. Укырга барган гына һәм телне бөтенләй дә белмәгән чагымда миңа шәһәрдә банкомат табырга кирәк иде. Узып баручы ханымга дәштем. Ул миңа аңлата алмады, ләкин бөтен эшләрен ташлап кулымнан җитәкләп алды да һәм өч чакрымлап банкоматка кадәр алып барды. Даляньлылар арасында мул тормышта яшәүчеләр күп кенә. Әмма уртача тормышлылар да әйбәт яши.
Безнең ашамлык тәмлерәк
- Ашау ягы анда нинидрәк?
- Ашаулары безнекеннән нык аерыла. Анда сөт ризыклары юк, сыр, эремчек ашамыйлар. Колбаса да юк, ниндидер сосискалар бар, әмма тәмле түгелләр. Бездәге кебек икмәк тә юк. Бисквит кебегрәк татлы ипиләре бар. Аны кайчакта чәйгә алабыз. Бәрәңгеләре дә татлы. Ризыклары бик әче. Кафеда бик әче булмаган ашамлык сорасаң да, барыбер авызыңны өтә. Шуңа күрә үзебез әзерләргә тырышабыз: токмачлы аш, яшелчәләр белән дөге, паста пешерәбез. Аларның безнең пилмәнгә охшаш, әмма аннан зуррак дзяодзы дигән ашамлыклары бар. Эченә ит һәм яшелчә салалар. Фаршлары гадәттә дуңгыз яисә сарык итеннән. Кытайлылар дуңгыз итен нык ярата.
Ял итә дә беләбез
- Укудан буш вакытларыңда нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
- Мин музыкаль студиядә шөгыльләнәм: җырлыйм, фортепиано, синтезатор, гитара, укулеле (гавай гитарасы) кебек уен коралларында уйныйм. Айлык занятиеләрнең бәясе безнең акча белән ике мең сумга төшә. Кинога да баргалыйм. Зоопаркка бардым. Даляньдагы зоопарк зурлыгы белән бөтен Кытайда билгеле. Бирегә экскурсияләргә киләләр. Анда кошлар, саванна вәкилләре һәм хәтта тулы бер Лемурлар утравы бар. Җәнлекләр кешеләрдән курыкмый, рәхәтләнеп кулдан ашыйлар.

- Дусларың бардыр инде хәзер Кытайда?
- Әйе, Көньяк Кореядан, Мароккодан кызлар белән дуслаштык. Алар бездән бер нәрсәләре белән дә аерылмыйлар. Шат күңеллеләр, ягымлы һәм шаяннар.
- Курсташларың белән нинди телдә аралашасың?
- Инглиз һәм кытай телләрендә. Руслар белән русча.
- Кытай университетына керер өчен мәктәп тәмамлаучыларга нинди киңәшләр бирер идең?
- Инглиз телен белергә һәм яхшы укырга кирәк. Төрле конкурс һәм олимпиадаларда җиңүче грамоталары һәм дипломнар булса, бик әйбәт. Ә менә БДИ Кытайда абруйлы түгел, балларга беркемгә дә карамый.
- Кытайда әлегә билгеле түгел вирус таралды. Димәк, син анда әле китәлмисең...
- Мин 17 гыйнварда каникулга кайттым, анда эпидемия башланып кына калган иде. Февраль уртасында китергә тиеш идем, әмма семестрны күчерделәр. Безнең Интернетта төркемебез бар, шуңа күрә бөтен нәрсәдән хәбәрдармын. Кытайлылар бик акыллы халык ул, анда медицина яхшы үсешкән, шуңа күрә тиздән эпидемияне туктатырлар дип ышанам. Әлегә туганнарым һәм якыннарым белән ял итәм.
Марина Журомскас (тулы версияне гәзиттән укыгыз).
Читайте нас: