Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 февраль 2020, 18:25

САБЫЙЛАР ШАТЛЫГЫНА

Соңгы елларда районда яшәүчеләр Җирле башлангычларга булышлык итү программасында актив катнаша һәм күп очракта көч һәм акчаларын социаль объектларны төзекләндерүгә юнәлтә. Менә узган елда да халык, иганәчеләр катнашу нәтиҗәсендә Куян авылының «Теремок» балалар бакчасында 1 миллион 450 мең сумга ремонт эшләре башкарылды.

Җирле башлангычларга булышлык итү программасына керү өчен проект сыйфатында бу балалар бакчасы очраклы гына сайланмый – аңа халык мохтаҗлыгы һәм балалар күп йөри (бакча 280 урынга исәпләнгән, әмма исемлек буенча 308 бала йөри). Әмма менә бүлмәләрне җылыту, ишекләрне алыштыру, верандаларны ремонтлау зур акчалар таләп иткән. Һәм менә шунда Җирле башлангычларга булышлык итү программасы бик урынлы булган да. Аның буенча эшләр балалар бакчасында узган елның декабрендә тәмамланган.
Җылыту системасын көйләү максатында Программа акчасына кайбер бүлмәләрдә өстәмә торба куйганнар – хәзер бөтен төркемнәрдә һәм йокы бүлмәләрендә дә җылы.
- Элек салкын җилле көннәрдә кайбер йокы бүлмәләрендә суык булып балаларны киемле килеш яткырырга туры килсә, хәзер бөтен бүлмәләрдә дә 24-26 градус җылы, - дип сөйли административ-хуҗалык өлеше бөенча мөдир урынбасары Венера Мирзаһитова.
Янгын баскычына чыгучы запас ишекләрне алыштыру да яхшыга гына булган. Беренче катта тимер ишекләр куйганнар, икенче катта – пластикларны. Алар бүлмәләрдән җылыны чыгармый. Бина буенча барлыгы 22 ишек алыштырылган.
Ике блокта баскыч астындагы түшәмнәрне ремонтлау исәбенә дә бина җылынган – моның өчен гипсокартон ярдме белән түшәм биеклеген үзгәртергә туры килгән хәтта. Аның каравы түгелгән көч һәм салынган акча көзге-кышкы чорда үзләрен аклаган – бина коридорларында күпкә җылы хәзер.
Бакча ихатасы да үзгәрешләр кичергән – монда верандаларны ремонтлаганнар. Мәсәлән, 10 веранданы профнастил белән тышлаганнар, җиде верандада идәннәрне алыштырганнар, сигезендә тәрәзәләрне яңартканнар. Хәзер сабыйлар ихатада да рәхәтләнеп уйный.
- Җирле башлангычларга булышлык итү программасында балалар бакчасында эшләүчеләр үзләре дә, ата-аналар да, авылда яшәүчеләр һәм шәхси эшкуарлар да катнашты, - ди Куян авыл биләмәсе башлыгы Валерий Сазыкин.
Әйткәндәй, куянлылар быел да программада катнашыр өчен социаль юнәлештәге проект – балалар сәнгать мәктәбенең тәрәзәләрен ремонтлауны сайлаган. Авыл халкы җыелышларда шуның өчен тавыш биргән, акча бүлергә ризалар, иганәчеләр дә ярдәм итәргә ышандырган. Һәм проект үзәктән хуплау алса, быел Куян авылында сәнгать мәктәбе яңарачак.
Читайте нас: