Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 февраль 2020, 13:05

АВТОБУС ВОДИТЕЛЬЛӘРЕ БИТЛЕК КИЕП ЙӨРЕРГӘ ТИЕШ

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты республика биләмәсендә коронавирусның таралуына юл куймас өчен транспорт комплексы оешмалары җитәкчеләренә һәм шәхси ташучыларга аэропортларда, тимер юл вокзалларында, автовокзалларда һәм халык күп йөргән урыннарда дезинфекция режимын үтәү максатыннан контрольне көчәйтергә боерык бирде.

Аларга транспортта һаваны зарарсызландыру корылмасының төзеклеген тәэмин итү, халык күп җыелган урыннарда һаваны зарарсызландыру өчен корылмаларны файдалану һәм поездларда дезинфекция режимын көчәйтү бурычы йөкләтелде.
Моннан тыш, республикада пассажирлар белән эшләгән һәркемне медицина битлекләре, перчаткалар һәм тән тиресе антисептиклары белән тәэмин итәргә кушылды.
Читайте нас: