Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 февраль 2020, 16:05

ЯҢА МАРШРУТ БУЛЫРМЫ?

Узган ел азагында Николо-Березовка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Марсель Солтанов белән интервьюда без 101нче автобус маршрутын дәваханә аша җибәрү мәсьәләсен күтәргән идек.

Ул чакта әлеге мәсьәләнең район үзәгенең генә түгел, бөтен район халкының көн тәртибендә торуы турында язган идек – кешеләргә, бигрәк тә чирлеләргә, дәваханәгә кадәр җәяү баруы бик авыр. Бер заман халыкның соравын ишеткәндәй булганнар иде, хәтта яңа маршрут төзү белән шөгыльләнә дә башлаганнар иде. Ләкин эшне азагына җиткерә алмадылар.
Һәм менә сүзен җилгә очырмый һәм халыктан кергән сорауларны тиз арада хәл итә торган җитәкче буларак, Марсаль Мазһарович дәваханәгә кадәр автобус җибәрүне оештыру мәсьәләсе белән җитди шөгыльләнә башлады. Нефтекама пассажирлар автопредприятиесе һәм полиция хезмәткәрләре катнашлыгында булачак маршрут төзелгән. Автотранспортчыларның урамнар тар һәм әзер түгел дип сылтанулары урынсыз булып чыкты.
Шулай итеп, әлегә 101нче маршрут менә шулай булыр дип уйлыйлар: автобус Ленин, Юл урамнары буйлап мәйданга килеп җиткәч, Карл Маркс урамына борыла һәм дәваханәгә кадәр бара. Аннары Октябрь, Төзүчеләр урамнары буйлап бара һәм «Кама» кафесы янында туктый. Яшьләр урамы аша янә Юл урамына чыга һәм элекке маршруты буенча хәрәкәтен дәвам итә.
- Биредә бернинди дә авырлык юк. Бу урамнарның барысы да киң. Асфальт катламы яхшы. Юл билгеләре генә куярга кирәк. Кыш көне карны чыгарып торасы була. Калган нәрсә барысы да әзер, эчке эшләр белән килешү төзисе генә бар, - ди Марсель Мазһарович.
Эчке эшләр бүлеге халык проблемаларын хәл итүгә каршы булмас дип ышанабыз.
Ирина ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: