Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 февраль 2020, 18:20

“ЧҮП РЕФОРМАСЫ” ДЕМОГРАФИЯГӘ НИЧЕК ЙОГЫНТЫ ЯСАГАН

2018-2019 елларда райондагы халык саны 500 кешегә диярлек кимегән: 2018 елда бездә 26884 кеше яшәгән булса, 2019 елда халык саны 26387 кешегә калган.

Халык санының кимүен үзенчәлекле һәм, миңа калса, нигезле итеп район хакимиятендә оператив киңәшмәдә отчет тотканда Куян авыл биләмәсе башлыгы Валерий Сазыкин аңлатырга тырышты. Бу биләмәдә шулай ук халык саны сизелеп кимегән. Аныңча, монда “чүп реформасы” гаепле.
Реформаның демографиягә бер кысылышы да юк кебек. Әмма тикшергәндә районда яшәүчеләрнең күбесенең районда теркәлгән булуы гына ачыкланган. “Чүп реформасы” буенча чүпне җыйган һәм чыгарган өчен кеше башыннан түләргә кирәк булганлыктан, йорт хуҗалары пропискадагы кешеләрне барларга тотынган: кемнәрдер инде күптән башка шәһәр һәм авылларда яши, ә чүп чыгарган өчен монда түләргә кирәк. Шуңа күрә гаиләләрдә пропискаларны көйләгәннәр.
Бу миграция агымында чагылган: электән килүчеләр күбрәк булса, хәзер китүчеләр арткан. 2019 елда районга 1172 кеше килсә, 1382 кеше киткән. Нәтиҗәдә 203 кешене югалтканбыз. 2018 елның шул чорында бу сан тагын да күбрәк булган – 521 кеше. Миграцион кимү тулаем Башкортстан буенча да күзәтелә.
Әлбәттә, халык санының азаюында табигый кимү дә чагыла. Мәсәлән, 2019 елда 218 кеше туган, ә үлүчеләр - 387. Монда кимү 169 кеше булган, ә 2018 елда табигый кимү 139 кеше тәшкил иткән. Табигый кимүнең артуы балаларның аз тууына бәйле.
Ирина Вәлиева.
Читайте нас: