Торак төзү буенча план районда арттырып үтәлгән, дөрес, күпкә түгел – нибары 1,3%ка гына. Әлеге күрсәткеч буенча район республикада 36 урынны алып тора.
Иң күбе Николо-Березовкада, иң азы Яңа Янъегет авыл биләмәсендә төзиләр. Бу аңлашыла да, чөнки барысы да торак пукнтларының перспективалыгына бәйле: кешеләр киләчәге булган җирдә төпләнә.