Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 февраль 2020, 19:30

ПЕНСИОНЕРЛАР АРТА

Районда пенсионерлар саны арта. Мәсәлән, 2019 елда пенсия алучылар сафына 55 кеше кушылган.

Хәзер алар 8653 кеше. Шуларның 78%ы картлык буенча пенсия алучылар. Тагын 337 кеше инвалидлык, 474 кеше туендыручысын югалту буенча пенсия алалар.
1194 пенсионер эшләвен дәвам итә, бу - яше буенча пенсионерларның гомум саныннан 14%.
Беренче гыйнвардан пенсияләр уртача 906 сумга артты. Нәтиҗәдә районда уртача пенсия 14492 сум тәшкил итә, картлык буенча – 15084 сум. Инвалидлык буенча уртача пенсия - 9036 сум, туендыручысын югалту буенча 10602 сум тәшкил итә.
Ел дәвамында пенсия түләүгә һәм башка түләүләрне башкаруга бик зур акча – 1,5 млрд сум тотылган. Пенсия фонды идарәсендә страховка взносларын түләүче 862 кеше исәптә тора, бу 2018 елдагыдан 42гә азрак. Барлыгы 28100 кеше страховкаланган.
Ирина Вәлиева.
Читайте нас: