Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 февраль 2020, 12:25

ШӘҺӘРДӘН РАЙОН ҮЗӘГЕНӘ – ВЕЛОСИПЕДТА

Нефтекама шәһәренең Иҗат йортында велосипед маршрутларын проектлау турында сөйләштеләр.

“Велосипедлаштыру” проектын оештыручы һәм Санкт-Петербургның вице-губернаторы каршындагы велосипед инфраструктурасын үстерү буенча элеккеге җәмәгать советнигы Дарья Табачникова хәзерге шәһәрләргә ни өчен велосипедлар кирәклеге турында сөйләде.
Европа-Азия сукмагын булдыручы Антон Сазонов Башкортстанның велосипед маршрутлары һәм аларда Нефтекаманың нинди урын алырга мөмкинлеге турында чыгыш ясады. Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты вәкилләре Нефтекаманың җәмәгать киңлекләрен үстерү стратегиясен тәкъдим итте һәм Николо-Березовканың кече шәһәрләр һәм тарихи биләмәләр конкурсында катнашуы турында сөйләделәр.
Тагын да Нефтекама һәм Николо-Березовка арасындагы велосипед сукмагы концепциясе тәкъдим ителде. Халык проектны бәяләсен һәм үзгәрешләр кертсен өчен, архитекторлар башлангыч концепцияне тәкъдим итте. Нефтекамада велосипед маршрутлары челтәрен проектлау буенча күләмле воркшоп көннең төп вакыйгасы булды.
Читайте нас: