Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 февраль 2020, 17:30

ҖИҢҮ КӨНЕН НИЧЕК БӘЙРӘМ ИТӘЧӘКБЕЗ?

Район хакимиятендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү сорауларын тикшерделәр. Вакыт бар әле кебек тоелса да, ул тиз уза, ә юбилейны тиешенчә итеп үткәрергә кирәк, ә моның өчен алдан яхшылап әзерләнү зарур.

Быел район үзәгендә яңалыклар кертергә телиләр. Беренчедән, “Мәңгелек ут” корырга. Ул гранит постаментта гранит йолдыз булачак, утны сыекландырылган газлы баллоннардан яндырачаклар.
Икенчедән, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына багышланган монумент төзергә ниятлиләр. Аны Бөек Җиңүнең юбилеен бәйрәм иткәндә – 9 майда ачачаклар.
Район үзәгендә тантаналар да шушы көнне узачак. Вакыйгалар берьюлы ике мәйданда – авылның район хакимияте каршындагы төп мәйданында һәм район мәдәният йорты алдында башланып китәчәк. Җиңү көнен бәйрәм итү нәкъ шушы икенче мәйданда тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына багышланган монументны ачудан, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелискка һәм Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләйманов бюстына венок һәм чәчәкләр салудан башланачак.
Чараның тантаналы өлеше авылның төп мәйданында булачак. Монда яңа күчерелмә сәхнә куелачак. Сугыш чорына хас булган эпизодлар – “тере сурәтләрле” машиналар кавалькадасын оештырмакчылар. Парад зуррак булачак. Бу юлы оештыручылар гусар костюмнарында барабан кагучы кызлардан “тартма” төземәкче. Традиция буенча полиция бүлеге, үзәк район дәваханәсе хезмәтләре марш белән атлап узачак. Былтыр локаль сугышларда катнашучылар беренче тапкыр парадта катнашкан иде. Быел да матур итеп атлап узарлар дип ышанасы килә. Хәзер үзебезнең яшь гаскәриләребез дә бар. Парад “Үлемсез полк” йөреше белән тәмамланачак.
Сәхнәдә зур бәйрәм концерт барачак, һәм шул ук вакытта район мәдәният йорты каршында тематик “пятачоклар” эшли башлаячак. Алар җидәү булачак. Беренче мәйданчыкта шигырь укучылар һәм автор-башкаручылар фестивале узачак. Икенче пятачокта шулай ук гармунчыларның традицион фестивале башланып китәчәк.
Өченче пятачок “Җиңү хаты” дип атала: монда теләүчеләр ветераннарга рәхмәт открыткалары ясый алачак, өчпочмаклы хатларны бөкләргә өйрәнәчәк.
“Кызыл канәфер” мәйданчыгы канәфер чәчәкләреннән һәм георгий тасмаларыннан сувенирлар ясарга өйрәтәчәк, шунда ук Николо-Берёзовка балалар сәнгать мәктәбе укучыларының алдан әзерләнгән сувенирлары күргәзмә-сатуга куелачак.
“Призывник” дип аталган бишенче пятачокта яшьләр арасында спорт ярышлары оештыралачак: катнашучылар гер күтәрәчәк, автомат сүтеп җыячак һәм башка биремнәрне үтәячәк.
“Солдатны тап” дигән алтынчы мәйданчыкта музей хезмәткәрләре урнашачак һәм ноутбуклар ярдәмендә кешеләргә сугышта катнашкан туганнары турында белешмә табарга ярдәм итәчәк.
Ә җиденче пятачок – “Кыр кухнясы”. Теләүчеләр биредә, каен түмәрләренә утырып, чын солдат боткасын тәмләп карый алачак. Солдат өстәлен күз алдына китерәчәк инде.
Киңәшмәне алып баручы район хакимияте башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Гыйльмуллин мәдәният йорты каршында озак еллар тавыш-тынсыз утыручы фонтанны да җибәрергә вәгъдә бирде. Җыеп әйткәндә, юбилей чаралары программасы кызыклы, төрле һәм матур булмакчы. Ирина Вәлиева
Читайте нас: