Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 февраль 2020, 16:15

МӨһИМ МӘСЬӘЛӘЛӘР ХӘЛ ИТЕЛӘ

Февраль башында авыл биләмәләрендә советларның отчет җыелышлары башланды.

Утырышны Яңа Кабан авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илшат Бәшәров ачты. Илшат Фәритович 2019 елда Совет эшчәнлеге турында отчет белән чыгыш ясады. Отчет чорында советның 15 утырышы үткән, һәм аларда 49 мәсьәлә каралган, һәрберсе буенча тиешле карарлар чыгарылган. Утырышта турыдан-туры биләмә халкына кагылган төрле мәсьәләләр тикшерелде. Комиссияләр фикерләрен һәм сөземтәләрен исәпкә алап, карарлар кабул ителде.
Аннары биләмә башлыгы авыл советы хакимиятенең эшчәнлеге турында отчет тотты. Илшат Фәритович хакимиятнең узган елдагы отчетларында билгеләнгән төп мәсьәләләрнең керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджет үтәлешенә, урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең үтәлешенә кагылган булуын билгеләде. Барлык мәгълүматларны да биләмәнең рәсми сайтыннан алырга була.
Отчет чорында хакимият адресына 236 хат һәм гариза кергән. Мәсьәләләр нигездә авылларга су һәм газ кертүгә, урмнарны яктыртуга, юлларның торышына, малларны көтүгә чыгару, җир участокларын һәм торак йортларны рәсмиләштерүгә кагылды.
Барлыгы биш гражданнар җыелышы үткәрелгән һәм аларда төзекләндерү, урамнарның торышы һәм янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре каралган.
Илшат Фәритович үзенең чыгышында финанс ресурсларны җәлеп итүгә дә игътибар бирде. Районда «Бердәм Русия» сәяси партиясенең «Анык эшләр» һәм «Җирле башлангычларга булышлык итү» проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Мәсәлән, «Анык эшләр» проекты буенча 2019 елда Яңа Кабан авылының Мәктәп һәм тау урамнарын яктыртуга агымдагы ремонт ясалган, 530 метр озынлыкта тимерчыбык сузылган (СИП) һәм 7 яңа яктырткыч куелган. Шулай ук Яңа Кабан авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар обелискына ремонт ясалган. Җирле башлангычларга булышлык итү программасы кысаларында 2019 елда Яңа Кабан балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган.
Узган елның ноябрендә йомгаклау җыелышында биләмә халкы Программада Яңа Кабан зиратын коймалау проекты белән катнашырга карар иткән.
Моннан тыш, район советы һәм авыл биләмәсе депутатлары башлангычы белән хакимият тарафыннан «2019 елга юл картасы» чаралар планы төзелгән.
Илшат Фәритович үзенең чыгышында 2019 елда биләмә халкының үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасына тоташып, Агыйделдән сыйфатлы су ала башлавын билгеләде. Әлеге вакытта 18 йорт тоташкан. Шулай ук республика башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан бүленгән акчага берничә урамга агымдагы ремонт ясалган.
Биләмә башлыгы шулай ук урамнарны чистарту, агачларны кисү, хуҗасыз йөргән этләрне тоту, каты көнкүреш калдыкларын җыю, янгын хәвефсезлеге мәсьәләләренә кагылды. Илшат Фаритович 2020 елга планнар билгеләде. Бөек Җиңнең 75 еллыгын бәйрәм итүне дә читтә калдырмады һәм шул уңайдан үтәчәк мәдәни чаралар белән таныштырды.
Аның чыгышы ел дәвамында башкарылган эшләр сурәтләнгән слайдлар белән озатылып барды.
Яңа Кабан авыл биләмәсе советы депутатлары агымдагы елды эшләнгән эшләр турында отчет тотты. Көн тәртибендәге һәм мәсьәлә җентекләп тикшерелгән, тавыш бирү юлы белән тиешле карарлар кабул ителгән.
Гөлназ БӘХТИЕВА.
Читайте нас: