Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 февраль 2020, 13:05

ХЫЯЛЛАР ЧЫНГА АШСЫН

Һәр авыл үзенчә уникаль. Бер авыл урамнарының матурлыгы белән данланса, икенчесе – авыл мәдәният йорты белән. Ә кайберләре авылдан чыккан танылган кешеләре белән.

Әмма безнең Арлан авылы шатлыкта да, кайгыда да бердәм булган халкы белән данлана. Авылда үткәрелгән нинди генә бәйрәм чарасын алсаң да, шәһәр тормышы белән яшәргә күнеккән кешеләрдә ул искитмәле тәэссоратлар тудыра. Ләкин тормыш бәйрәмнәрдән генә тормый. Еш кына хәл итәр өчен халыкның берләшүе таләп ителгән проблемалар да була. Һәм шул чакта 2016 елдан башлап эшләп килгән Җирле башлангычларга булышлык итү программасы ярдәмгә килә. Шул программа нәтиҗәсендә безнең авыл биләмәсендә байтак нәрсәләр эшләнде. Ел саен биләмә халкы әлеге программага керергә тырыша, чөнки ул авыл проблемаларын чишәргә ярдәм итә.
Менә быел да безнең авыл халкы читтә калмады. 2019 елның 28 ноябрендә үткән җыелышта Арлан авылы мәктәбенә ярдәм итәргә булдылар һәм фойеда, коридорда - тәрәзәләрне, шулай ук кабинетларның ишекләрен алыштыруны үз эченә алган проект өчен тавыш бирде. Әлеге вакытта конкурска җибәрер өчен документлар әзерләнә. Һәр кеше проект хупланыр һәм безнең Арлан мәктәбендә якты, матур булыр, һәр укучы, мәктәпкә килгәч, үзенең әлеге авылда тууына шатланыр дип ышана.
Гөлнур Шакирова, Арлан интернат-мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.
Читайте нас: