Кама таңнары
+25 °С
Облачно
җәмгыять
14 Февраля 2020, 13:15

САК БУЛЫГЫЗ: КЫРГЫЙ ХАЙВАННАР!

Район территориясендә кыргый хайваннарның юлга килеп чыгу очраклары ешайган.

Дежур-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы полиция лейтенанты Денис Имамов һәм дежур-патруль хезмәте инспекторы полиция капитаны Марс Әхияров составындагы Краснокама районы буенча эчке эшләр бүлеге ЮХХДИ бүлекчәсенең дежур-патруль хезмәте экипажы шушы көннәрдә кыргый хайваннарның юлга чыгуын күргәннәр һәм хәтта моны видеога да төшергәннәр. «Юл хәрәкәтендә катнашучыларга кагыйдәләрне үтәргә, юлларда сак булырга чакырабыз!» - ди кисәтә Дәүләт автоинспекциясе.
Читайте нас